Рус Шуган авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә, мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан, түгәрәк өстәл уздырды. Чарага хезмәт ветераннары, мәдәният йорты һәм китапханә директорлары чакырылган иде. Чәй табыны артында әңгәмәләр алып барылды, үткәннәрне искә төшерделәр. Барлык катнашучылар өчен күңелле конкурслар һәм викториналар әзерләнгән иде. Концерт номерлары куелды. Соңыннан грамота һәм медальләр тапшырылды. Бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Басорина АЮ, хезмәт ветераны Зайцев ИП һәм Шадрина НП котлады.