"Татарстан Республикасының иң яхшы тауарлары һәм хезмәтләре" конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Бәйгедә республика территориясендә халык куллануы тауарлары җитештерүче юридик һәм физик затлар катнашырга мөмкин.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
- азык-төлек тауарлары;
- азык-төлек булмаган халык куллануы тауарлары;
- халык һәм сәнгать промыселлары эшләнмәләре;
- хезмәтләр.
Катнашуга гаризалар 1 апрельгә кадәр түбәндәге электрон адрес буенча: best@tatcsm.ru яки почта аша кабул ителә: 420029, Татарстан Республикасы , Казан ш., Журналистлар ур., 24 йорт, каб. 323. ("Татарстан Республикасында Дәүләт төбәк стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге" Федераль бюджет учреждениесе).
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә дипломнар тапшырыла. Лауреатларга һәм I дәрәҗә дипломантларга үз продукцияләрен маркировкалау өчен реклама максатларында конкурс логотибын кулланырга рөхсәт ителә. Ел саен "Татарстан Республикасының иң яхшы тауарлары һәм хезмәтләре" җиңүчеләре каталоглары бастырыла, алар Россия Федерациясенең эре субъектларында һәм чит илдә Татарстан Републикасы сәүдә вәкиллекләрендә таратыла. Иң яхшы предприятиеләргә "Татарстанның сыйфат лидеры" бүләге тапшырыла.
Әлеге конкурс "Россиянең иң яхшы 100 тауары" программасы кысаларында үткәрелә. Ул җитештерүчеләрне Татарстан Республикасы, Россия һәм ерак чит ил базарларына чыгару өчен югары сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле продукция (хезмәтләр) җитештерүгә стимуллаштыруга юнәлтелгән.
Конкурс нигезләмәсе белән шушы сайтта танышырга мөмкин: http://test.tatarstan.ru/rus/contest2.htm