ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Шимбә, 30 март көнне Мөслимнең универсаль спорт залында " Көчлеләр кубогына"("Кубок сильнейших") ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары үтте.

29 нчы март көнне Мөслим гимназиясе базасында районда беренче мәртәбә Мөслим муниципаль районы мәктәп балалары һәм яшьләр арасында Факил Сафин исемендәге “СЕРЛЕ КАЛӘМ-2019” иҗат конкурсы уздырылды.

29 март көнне Мөслим район үзәгендә "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре эшче яшьләр арасында "Мөслим даһилары» интеллектуаль - күңел ачу уенының өченче ярымфиналын үткәрделәр. Өченче уенда Метрәй авыл җирлегеннән “Без бергә, гел бердә!” командасы, Мәллә авыл җирлегендә эшләүче яшьләрнең "Кәеф" командасы, Балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе - "Ак Барс" командасы һәм Мөслим үзәк хастаханәсенең “Ак чәчәкләр” командасы көч сынашты....


30
март, 2019 ел
шимбә

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 31 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә: - төнлә буран, көньяк-көнбатыш җилнең көчәюе 15-20 м / с кадәр; 

2019 елның 31 мартына

2019 елның 30 март 18 сәгатьтән 31 март 18 сәгатькә кадәр
Болытлы.
Күпчелек районнарда юеш кар, яңгыр һәм морослар рәвешендәге явым-төшемнәр.
Урыны белән томан.
Җил көнбатыштан, секундына 6-11, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә 0..+5.
Көндез максималь һава температурасы +3..+8.
Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.

Бәкәбез авыл клубында "Хуш киләсең, Нәүрүз!" исемле бәйрәм үтте. Бәйрэәмдә кызыклы уеннар уйнадык ,соңыннан бергәләшеп коймак белән чәй эчтеләр.

Тойгелде авыд мәдәният йортында, шигырь бәйрәме үтте, балалар үзләре белгән шигырьләрне сөйләде, барсыда бик кәнагать калды.

Яңа Сәет мәдәният йорты директоры башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы белән берлектә "Юлларда имин йөр" исемле чара үткәрде.

Баланлы авыл җирлегендэ "Нәүрүз котлы булсын" яз бәйрәме үтте.


29
март, 2019 ел
җомга

Ташлыяр авыл мәдәният йортында "Нәүрүз" бәйрәме узды.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International