"Мөслим даһилары" - 3 ярымфинал!

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

29 март көнне Мөслим район үзәгендә "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре эшче яшьләр арасында "Мөслим даһилары» интеллектуаль - күңел ачу уенының өченче ярымфиналын үткәрделәр. Өченче уенда Метрәй авыл җирлегеннән “Без бергә, гел бердә!” командасы, Мәллә авыл җирлегендә эшләүче яшьләрнең "Кәеф" командасы, Балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе - "Ак Барс" командасы һәм Мөслим үзәк хастаханәсенең “Ак чәчәкләр” командасы көч сынашты. 4 нче урында Мәллә авыл җирлеге, 3нче урында Район үзәк хастаханәсе, 2 нче урында Метрәй авыл җирелеге, ә инде 1 нче урынны Балалар һәм яшүсмерләр мәктәбеннән "Ак Барс" командасы алды һәм финалга чыкты. Финал 5 апрель көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә узачак. Килми калма дустым, бик кайнар булачак!#МизгелЯҮ #Безбергэ #Мөслим #Безбергэ #Безбулдырабыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International