“СЕРЛЕ КАЛӘМ-2019”

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

29 нчы март көнне Мөслим гимназиясе базасында районда беренче мәртәбә Мөслим муниципаль районы мәктәп балалары һәм яшьләр арасында Факил Сафин исемендәге “СЕРЛЕ КАЛӘМ-2019” иҗат конкурсы уздырылды. Әдәби кыйммәткә ия булган әсәрләрне тәкъдим итү бәйгененең төп шарты булып торды. Конкурска 50 дән артык укучының иҗат эшләре, 4 мәктәп газетасы тәкъдим ителде. Проза, поэзия, журналистика юнәлешендәге язмаларны ТАТМЕДИА АҖ филиалы - “Мәйдан” иҗтимагый-нәфис журналы баш редакторы, прозаик, шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш исемендәге премияләре лауреаты, Яр Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил ага Сафин барлык эшләрне бәяләде һәм җиңүчеләргә шәхси бүләкләрен тапшырды. Шулай ук әлеге чарада “Мәйдан” журналының бүлек редакторы Әлфия Ситдыйкова, язучы Фоат Садриев, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Лилия Садриева, “Авыл утлары” газетасы баш мөхәррире  Римма Афзалова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International