"Көчлеләр кубогы"

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Шимбә, 30 март көнне Мөслимнең универсаль спорт залында " Көчлеләр кубогына"("Кубок сильнейших") ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары үтте. "Көчлеләр кубогы" Мөслим командалары арасында 3 ел рәттән үткәрелә.Иртәнге тугызынчы яртыда башланып, кичке 10 тикле дәвам иткән ярышта быел барлыгы 14 команда көчен сынады.

Хатын-кызлар арасында "Яшьлек"командасына тиңнәр булмады("Яшьлек"командасы 2018 елның да җиңучесе)

2 урында Метрәй авыл җирлеге командасы.

3 урын Мари-Буляр авыл җирлеге.

Ир-атлар арасында урыннар:

1 урын"Яшьлек"(3 ел рәттән беренчелекне ала)

2 урын Рус Шуган авыл җирлеге

3 урын"Илтранс" командасы.

Җиңуче командалар "Яшьлек"ССК һәм иганәчеләр әзерләгән грамота, медаль, кубок һәм кыйммәтле пакет белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International