Метрәй авыл китапханәсе,мәдәният йорты белән берлектә, Нәүрүз бәйрәме үткәрде. Программадагы төрле җырлар, биюләр һәркемгә кәеф күтәренкелеге өстәде. Үткәрелгән кызыклы уеннарда барысы да бик теләп катнаштылар. Чара коймак белән чәй өстәле артында төгәлләнде.
4 апрель көнне Михайловка авыл җирлегендә "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе булып узды, аны Михайловка урта мәктәбе укучылары оештырды. Әлеге акциядә Михайловка авыл мәдәният йорты директоры һәм Михайловка авылының барлык учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.
3 апрель көнне Ташлыяр авыл мәдәният йорты территориясендә өмә булып узды.
4 апрель көнне Ташлыяр авыл мәдәният йортында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Кошлар безнең дусларыбыз" дип исемләнгән чара булып узды.
Көлке көне уңаеннан Яңа Карамалы авыл клубы мөдире "Каенкай" балалар бакчасында "Без күңелле клоуннар!" дигән күңел ачу уен программасы оештырды. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, вакытны яхшы үткәрделәр. Клоуннар төрле уеннарда көч сынаштылар. Чара ахырында балалар татлы ризыклар белән сыйландылар.
1 апрель көнне Тугаш авыл мәдәният йортында Халыкара кошлар көненә багышланган "Канатлы дусларыбыз!" исемле әдәби кичә булып узды.
28 март көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары өчен бик тә күңелле чара оештырылды. Төрле бүлекләрдә белем алучы балалар теория фәннәре буенча үз белемнәрен тикшерде.
19 март көнне рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Илшат Ибрагимов икенче сыйныф укучылары өчен пастель белән ясау буенча мастер-класс күрсәтте.
Һәр илнең үз геройлары булган кебек, мәктәбебезнең дә үз йолдызлары бар. Язилә Кыямова – шундый укучыларның берсе. Бүген ул берьюлы ике бүлектә уңышлы белем ала.
4 апрель көнне Метрәй мәдәният йортында "Яшь бөреләр" фестиваленең зона туры узды.