КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
Рус. Шуган авыл мәдәният йорты директоры балалар бакчасында "Кошлар көне " уздырды.
“Сандугач сайрар илем” регионара фестивале Мөслим сәнгать мәктәбе укучыларының иң яраткан бәйгеләренең берсе.
Балалар үзәк китапханәсендә ай саен үткәрелә торган рәсем түгәрәгенә йөрүче балаларның иҗат җимешләре "Маша и Медведь" журналының апрель санында басылып чыкты.
30 март көнне Тойгелде авыл мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Авылым хатирәләре - күңелем сандыгында" исемле концерты булып узды. Концертта Ташлыяр авылы үзешчәннәре дә катнашты.
02 апрель көнне Мөслим район үзәгендә "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре эшче яшьләр арасында "Мөслим даһилары» интеллектуаль - күңел ачу уенының дүртенче ярымфиналын үткәрделәр. Дүртенче уенда Карамал авыл җирлегеннән “Калмыя казлары” командасы, “Фаиза” кооперативыннан эшләүче яшьләрнең “Дуслык” командасы, Балалар сәнгать мәктәбе - "Чибәр кызлар" командасы һәм Мөслим Мөслим районы электр челтәреннән “Энергетики” егетләре командасы көч сынашты.
Яңа Усы авыл мәдәният йортында балалар арасында "Җир шары - уртак йортыбыз" темасына рәсем конкурсы булып узды.
30 март көнне Баек авыл мәдәният йортында "Күңелле каникуллар" исеме астында балалар белән төрле спорт уеннары оештырылды.
Рус Шуган авыл мәдәният йортында ир-атлар арасында бильярд буенча мини-турнир булып узды.
Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә Халыкара кошлар көне уңаеннан, “Канатлы дускайлар” дигән экологик викторина үткәрделәр.