28 март көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары өчен бик тә күңелле чара оештырылды. Төрле бүлекләрдә белем алучы балалар теория фәннәре буенча үз белемнәрен тикшерде. “Веселые нотки” дип исемләнгән викторина-олимпиадада барлыгы 15кә якын бала катнашты. “Ак Барс” һәм “Дружные нотки” дип исемләнгән ике команда да сольфеджио, слушание музыки, музыка әдәбияты фәннәре буенча әзерләнгән сорауларга җавап биреп, 43әр бал җыйды. Нәтиҗәдә, ике команда да җиңүче дип табылды.