ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2019 ел
шимбә

Иске Вәрәш авыл мәдәният йорты халык театры район тамашачысы игътибарына  А.Әхмәтгалиеваның "Ачкыч кайда?" комедиясен тәкъдим итте.


26
апрель, 2019 ел
җомга

   Бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышлап үзәк китапханә һәм туган як музее хезмәткәрләре «Мин кулыма китап алам» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Кичә шигырьләр һәм җырлар, әкият геройлары катнашында төрле уеннар белән үрелеп барды. Ачык һавада коймак-тәбикмәкләр белән чәй табыны әзерләнгән иде. Шулай ук бу бәйрәмдә инстаграм челтәрендә игълан ителгән «Мөслимдә әхлак һәм рухи үсеш елы» шигаре астында узган «Мин кулыма китап алам» әдәби бәйгесендә катнашучылар да бүләкләнде. Чара Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Баек мәдәният йорты директоры  "Чулпан" балалар бакчасында " Без Тукай оныклары" дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрде.

Ташлыяр авыл мәдәният йортында Габдулла Тукайнын тууына 133 ел тулу унаеннан "Су анасы" курчак театры курсәтелде.

Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Без - Тукайлы халык" исеме астында бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган тематик кичә узды.

Театр елы кысаларында Ташлыяр авыл мәдәният йорты балалар театры Р. Курбановның "Охотник и лев" әкиятен сәхнәләштерделәр.

Елгабаш авыл мәдәният йортында Габдулла Тукайнын тууына 133 ел тулу унаеннан "Тукай яши безнең күңелләрдә" исемле кичә үтте.

“Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре һәм “Игелек уят” отряды волонтерлары белән берлектә, Бөек Җиңүгә 74 ел тулу уңаеннан безнең Мөслимебезнең тыл ветераннарына бардылар. 

26 апрель көнне “Рухи-әхлакый үсеш елы” кысаларында үткән “Гаилә-бәхет ачкычы”  чарасында Әмәкәй авылыннан Гөлнира һәм Ирек  Вәлиевлар гаиләсе катнашты.

Баланны авыл мәдәният йортында Габдулла Тукайнын тууына 133 ел тулу унаеннан "Безнең куңелләрдә син - Тукай" исемле кичә үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International