Бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышлап үзәк китапханә һәм туган як музее хезмәткәрләре «Мин кулыма китап алам» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Кичә шигырьләр һәм җырлар, әкият геройлары катнашында төрле уеннар белән үрелеп барды. Ачык һавада коймак-тәбикмәкләр белән чәй табыны әзерләнгән иде. Шулай ук бу бәйрәмдә инстаграм челтәрендә игълан ителгән «Мөслимдә әхлак һәм рухи үсеш елы» шигаре астында узган «Мин кулыма китап алам» әдәби бәйгесендә катнашучылар да бүләкләнде. Чара Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды.