Шуганка авыл мәдәният йорты директоры Баланлы авылы мәдәният йорты белән берлектә "Карга боткасы"бәйрәме оештырдылар.
29 муниципаль районыннан кооперативлар бухгалтерлары һәм рәисләре өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларында бухгалтерлык исәбе һәм хисап бирү үзенчәлекләре буенча уку семинары уздырылды
Рус Шуган авыл мәдәният йортында "Якты Пасха" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.
Тойгелде авыл мәдәният йорты директоры мәктәп Тойгелде ял паркында мәктәп балалары һәм балалар бакчасы белән берлектә "Карга боткасы" бәйрәме оештырылды. Балалар ойдән ойгә йөреп, күчтәнәчләр җыеп йола үтәделәр, ботка белән сыйландылар.
Үрәзмәт авыл мәдәният йортында яшьләр белән янгын куркынычсызлыгы темасына тематик әңгәмә узды.
26 нчы апрель көнне Тукай скверында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.
2019 елның 26 апрелендә Мөслим урта мәктәбе базасында «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча Тест»Халыкара акциясе узды.
26 апрель көнне “Мизгел”ЯҮ белгечләре, “Игелек уят” отряды волонтерлары белән берлектә “Георгиевская ленточка” акциясе белән Мөслим урамнарына чыктылар...
Үзәк китапханә хезмәткәре картлар һәм инвалидлар интернат йортында булып өлкәннәр өчен Г. Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан "Тукай - милләтебез кояшы" дип исемләнгән чара үткәрде. Очрашу барышында китапханәче шагыйрьнең авыр тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Тукайның китаплары, аның турында гәҗит - журналлардагы язмалар белән таныштырды.
Бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышлап “ Мөслим туган як музее” һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре музыкаль кичә үткәрделәр