“Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре һәм “Игелек уят” отряды волонтерлары белән берлектә, Бөек Җиңүгә 74 ел тулу уңаеннан безнең Мөслимебезнең тыл ветераннарына бардылар.

2019 елның 26 апреле, җомга

Кичә, 25 апрель көнне “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре һәм “Игелек уят” отряды волонтерлары белән берлектә, Бөек Җиңүгә 74 ел тулу уңаеннан безнең Мөслимебезнең тыл ветераннарына бардылар. Алар Татарстан президенты Р.Н.Минниханов исеменнән язылган открыткалар өләштеләр. Безнең Мөслимебездә ветераннар бик аз калып бара. Әйдәгез аларның кадерен белик, аларга булышыйк, аларны онытмыйк! Ә безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк!!! #мөслим #татарстан #безбергә #Җиңүкөне #ветераннар #безмөслимлеләр #беркайчандаонытмыйбыз #мизгелЯҮ #игелекуят

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International