Укучылар авыл китап хәнәсендә кунакта
Метрәй авыл китапханәчесе Ф.М. Достоевскийның тууына 200 ел тулу уңаеннан, «Күңелне тетрәндерә торган язучы» дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрде.
Югары Табын авылы китапханәчесе Түбән Табын мәктәбенең башлангыч укучылары өчен Рәсәйнең халык рәссамы, Г.Тукай премиясе лауреаты И.К.Зариповның 80 еллыгына багышланган “Рәсемнәрендә - татар халкының рухы” сәнгать дәресе үткәрде.
Мөслим лицеенда 8-11нче сыйныф укучылары өчен "Тормыш дәресләре" проекты кысаларында "Кызыклы очрашулар" циклыннан "Уңышлы кеше" темасына тәрбия сәгате узды.
Михайловка урта мәктәбендә "Уңышлы кеше"дип исемләнгән тәрбия сәгате узды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Р.А. Ильясов мәктәп укучылары белән уңышка ничек ирешергә, уңышлы кеше булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында сер белән уртаклашты.
8-11 нче ноябрь көннәрендә 7-11 нче сыйныфларда информатика укытучысы Исламова Э.Р. белән берлектә Интернет челтәрендә Бөтенроссия куркынычсызлык дәресләре үткәрелде. "Интернет" челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес сайтында укучылар мәгълүмати куркынычсызлык буенча Бөтенроссия контроль эше сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук укучылар өч яшь категориясе өчен Аерылган тест уздылар: кече төркем (6-11 яшь), урта төркем (12-16 яшь) һәм өлкән (17-19 яшь). Тест ахырында укучылар үзләренең тест нәтиҗәләре турында белделәр, шулай ук түләүсез электрон сертификатлар алдылар. Әлеге дәресләр укучылар һәм аларның әти-әниләренең игътибарын Интернет киңлекләрендә сагалап торган куркынычка, шул исәптән интернетка бәйлелек һәм алдакчылар китерә ала торган зыянга юнәлдерергә тиеш.
Симәк авыл мәдәният йортында "Күңелле балачак" балалар театр коллективы тамашачылар игътибарына "Шалкан" татар халык әкиятен тәкъдим итте.
8 ноябрь көнне Рус Шуган авыл мәдәният йортында яшьләр белән «Говорим наркотикам нет!» исемле профилактик әңгәмә булып узды.
9 ноябрь көнне Михайловка авыл мәдәният йортында авыл җирлеге башлыгы призына яшьләр арасында теннис өстәл уены буенча турнир булып узды. I, II, III урыннарны алган уенчылар акчалата приз белән бүләкләнделәр.
Белгәнегезчә 8 ноябрь көнне Казан каласында "Әйдә ШаяРТ" КВН лигасының 1/2 финалы узды.