Сәнгать сәгате.

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Югары Табын авылы китапханәчесе Түбән Табын мәктәбенең башлангыч укучылары өчен Рәсәйнең халык рәссамы, Г.Тукай премиясе лауреаты И.К.Зариповның 80 еллыгына багышланган “Рәсемнәрендә - татар халкының рухы” сәнгать дәресе үткәрде. Балаларга рәссамның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирде. Илдар Зариповның башка халыкларга да татар рухын җиткерүче картиналары укучыларда зур кызыксыну уятты. Соңыннан балалар арасында рәсем конкурсы игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International