Метрәй авыл китапханәчесе Ф.М. Достоевскийның тууына 200 ел тулу уңаеннан, «Күңелне тетрәндерә торган язучы» дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрде. Федор Михайлович тулы канлы тормыш белән яши, язмышында бик күп авырлыклар белән очраша. Китапханә сәгатендә сүз язучы тормышыннан шул һәм башка бик күп нәрсәләр турында, аның дөньяга карашы, иҗаты турында барды. Чарага китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда Ф.М. Достоевский турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде.