ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 

Ташлыяр авыл мәдәният йорты директоры белән берлектә «Хуҗабикә» клубы әгъзалары “Ак калфак” район иҗтимагый оешмасы эшендә катнашты.

                                                         2019 елның 15 ноябренә
                        2019 елның 14 ноябре 18 сәгатьтән 15 ноябрь 18 сәгатькә кадәр

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча: 
Аязучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Аерым районнарда томан.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә, көчәйгәндә 12 метрга кадәр.  
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-6.
Көндез максималь һава температурасы 0..+3.

12 ноябрь көнне Сикия авыл клубында үзешчән театр коллективы тамашачылар игътибарына Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" пьесасы буенча куелган спектаклен тәкъдим итте. Артистлар үз геройларын югары дәрәҗәдә ачтылар һәм әсәр идеясен тамашачыларга җиткерә алдылар. Тамашачылар, үз чиратында, артистларга рәхмәт белдерделәр һәм уңышлар теләделәр.

Яңа Усы авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә "Бердәмлектә көч!" исемле тематик чара уздырдылар.

Вәрәшбаш авыл мәдәният йортында "Көзге бал" бәйрәме булып узды.


Яңа Усы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Маҗара" балалар театры Г.Гарифуллинаның "Уйнак белән Муйнак маҗаралары" исемле әкиятен сәхнәләштерде.

Рус Шуган авылы китапханәчесе "Зернышко" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән "Дерево добра" дигән мастер-класс үткәрделәр. 

12 ноябрь көнне Үрәзмәт авылы мәдәният йортында үзешчән театр коллективы тарафыннан Рәмзия Хөсәенованың "Табылдык" пьесасы сәхнәгә куелды. Тамашачылар спектакльны бик җылы кабул иттеләр, рәхмәт әйтеп көчле алкышларга күмделәр.

Яңа Усы мәдәният йортында "Көзге бал" күңел ачу кичәсе узды.Кичәнең кунаклары җитезлектә,тапкырлыкта көч сынаштылар һәм "Көйне танып бел" уенын уйнадылар.

Яңа Усы мәдәният йортында балалар белән  берлектә "Конституция-безнең төп закон"дигән темага әңгәмә үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International