12 ноябрь көнне Үрәзмәт авылы мәдәният йортында үзешчән театр коллективы тарафыннан Рәмзия Хөсәенованың "Табылдык" пьесасы сәхнәгә куелды. Тамашачылар спектакльны бик җылы кабул иттеләр, рәхмәт әйтеп көчле алкышларга күмделәр.