12 ноябрь көнне Сикия авыл клубында үзешчән театр коллективы тамашачылар игътибарына Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" пьесасы буенча куелган спектаклен тәкъдим итте. Артистлар үз геройларын югары дәрәҗәдә ачтылар һәм әсәр идеясен тамашачыларга җиткерә алдылар. Тамашачылар, үз чиратында, артистларга рәхмәт белдерделәр һәм уңышлар теләделәр.