Инде хәбәр иткәнебезчә, 2019-2020нче уку елының конкурслар сезонына старт бирелде.
Рәсем сәнгате бүлеге укучылары күп очракта дистанцион конкурсларда катнаша. Балаларның иҗат эшләренг бүген почта хезмәте ярдәмендә илебезнең әллә кайсы нокталарында оештырылган бәйгеләргә юлларга була.
3 декабрь көнне Елгабаш авылы клубында үзешчән театр коллективы Хәмит Шкаловның "Кайнана" спектаклен сәхнәгә куйды.
Узган атнаның ял көннәрендә Халыкара әниләр көнен билгеләп үттек. Әлеге датага багышлап атна башында район мәдәният йортында да концерт программасы күрсәтелде.
2019 елның 5 декабренә
2019 елның 4 декабре 18 сәгатьтән 2019 елның 5 декабре 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Кар.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -10..-12, аязган вакытта -17.
Көндез максималь һава температурасы -4..-6.
Юлларда бозлавык.
Олы Чакмак авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Әнием, кадерлем" исемле музыкаль кичә булып узды. Бәйрәм чарасы музыкаль номерлар белән үрелеп барды.Кичә барышында әниләр үзләренең осталыклары белән уртаклаштылар, "Умырзая" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар матур жырларын, шигырьләрен башкардылар. Шул ук балалар башкаруында "Шалкан" әкияте күрсәтелде. Мәктәп укучылары үзләре ясаган "Минем гаилә традицияләре" исемле стенд газеталарын тәкъдим иттеләр.
29 ноябрь көнне Ташлыяр авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.
2 декабрь көнне Краснояр авыл клубында үзешчән театр коллективы тамашачы игътибарына Хәмит Шкалов әсәре буенча куелган "Кайнана" комедиясен тәкъдим итте.
3 декабрь көнне инвалидлар декадасы уңаеннан Метрәй авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре күчтәнәчләр белән мөмкинлекләре чикләнгән Кашапов Раиль янында булып кайттылар.
2019 елның 9 декабрендә хокук мәсьәләләре буенча халык өчен телефон "кайнар линия" эшләячәк