Олы Чакмак авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Әнием, кадерлем" исемле музыкаль кичә булып узды. Бәйрәм чарасы музыкаль номерлар белән үрелеп барды.Кичә барышында әниләр үзләренең осталыклары белән уртаклаштылар, "Умырзая" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар матур жырларын, шигырьләрен башкардылар. Шул ук балалар башкаруында "Шалкан" әкияте күрсәтелде. Мәктәп укучылары үзләре ясаган "Минем гаилә традицияләре" исемле стенд газеталарындагы фотоларны кулланып һәрберсе уз гаиләләре белән таныштырдылар