Инде хәбәр иткәнебезчә, 2019-2020нче уку елының конкурслар сезонына старт бирелде. Агымдагы атнада сәнгать мәктәбе укучылары Алабуга шәһәрендә оештырылган Халыкара “Art-ОЛИМП” конкурсында катнашты. Җыр, театр, рәсем сәнгате бүлеге укучылары һәркайсы диярлек бәйгедән җиңүче дипломына ия булды. Котлыйбыз!