Узган атнаның ял көннәрендә Халыкара әниләр көнен билгеләп үттек. Әлеге датага багышлап атна башында район мәдәният йортында да концерт программасы күрсәтелде. Мөслим сәнгать мәктәбендә озак еллар техник хезмәткәр булып эшләүче Эльмира Лотфуллина юбиляр буларак, тантанада котлауга лаек булды. Моннан тыш, коллегаларыбыз әниләрне котлап, концерт программасы да әзерләгән иде. Укытучыларыбыз Гүзәл Галиева, Филүзә Шәрипова, “Гүзәл кызлар” вокаль ансамбле чыгышлары райондашларыбызның алкаошларына күмелде.