ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

“Мөслим туган як музее” хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Гасырлар кичкән тарих» музей дәресе үткәрделәр

Татарстан умарталары паспортлы булачак


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Үзәк китапханә хезмәткәрләре  Г.Тукай исемендәге урта мәктәбенең 2-не сыйныф укучылары өчен “Хочу всё знать!” исеме астында кызыклы викторина үткәрде. Балалар  төрле мавыктыргыч сорауларга  җаваплар эзләделәр, әкиятләр һәм әкият геройларын искә төшерделәр. Әлеге чара күтәренке рухта бик күңелле узды.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Начар метеорологик күренешләр начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараюы белән буран, бозлавык, көнбатыштан көчле җил 15-20 метрга кадәр (Казанда 15-18 метрга кадәр), юлларда кар боткасы, төнлә кар һәм юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем көтелә.

                                       2020 елның 22 гыйнварына
          2020 елның 21 гыйнварында 18 сәгатьтән 22 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча: 
Болытлы.
Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, төнлә урыны белән көчле.
Урыны белән бозлавык, буран.
Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 8-13 м/с, көчәйгәндә 15-20 м/с кадәр тизлектә.  
Минималь һава температурасы төнлә 0..3.
Көндез максималь һава температурасы -3..+1.
Юлларда бозлавык, кар боткасы.

19 гыйнвар көнне Тугаш мәдәният йорты сәхнәсендә  татар эстрадасы  артистлары Ильмира Нагимова белән  Руслан  Кирамутдинов  концерты  узды.


Яңа Усы  авыл мәдәният йортында "Крещенский сочельник" дип аталган тематик дискотека узды.

 

Мөслим мәдәният йорты сәхнәсендә  Иске авыл халык  театры  Р.Батулланың «Кичер мине әнкәй» исемле  драмасын  сәхнәләштерде.


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

1.    Метеорологик фараз
Начар метеорологик күренешләр начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән бозлавык, юлларда көчле бозлавык, көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2020 елның 20 гыйнварына
2020 елның 20 гыйнвар 18 сәгатьтән 21 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр
Болытлы.
Кар, юеш кар.
Урыны белән бозлавык, көндез буран.
Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба секундына 6-11 метр тизлектә., 
көндез секундына 17 метрга кадәр.  
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-5,
һаваның максималь температурасы көндез 0..3.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International