2020 елның 20 гыйнварында Мөслим районы СПС начальнигы Сабирова Г. Р. көньяк-көнчыгыш зона буенча СПС начальнигы Вәлиева Д. Н. белән берлектә көтүлекләрне үрчетү мәсьәләләре буенча район хуҗалыкларында булдылар.
Алар орлыкландыру пунктын карадылар, сыерларны һәм таналарны орлыкландыру, таналар үстерү юнәлеше буенча тәкъдимнәр бирделәр, 2020 елга планнар турында фикер алыштылар.