Үзәк балалар китапханәсендә Г.Тукай исемендәге мәктәпнең 4 сыйныф укучылары өчен “Тапкырлыкта сынашыйк” исеме астында викторина үтте. Балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр, шигырьләрне белүләрен күрсәттеләр, пазллар җыйдылар. Шулай ук алар өчен китапханә буйлап сәяхәт тә уздырылды.
Мөслим мәдәният йорты сәхнәсендә Метрәй халык театры Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» исемле мелодраммасын сәхнәләштерде.
19 гыйнвар көнне Елгабаш авыл клубында мәктәп укучылары өчен “Без наркотикка каршы" исемле тематик кичә узды.
Күчмә семинар-киңәшмә
Мөслим гимназиясе укучысы Гардеева Эльвина республикакүләм инглиз теле буенча олимпиадада призер булды. Җитэкчесе: Шаймухаметова Чулпан Разитовна.
Бүген Михайловка урта мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы геройларына куелган һәйкәлне җыештырдылар: малайлар кар чистарттылар, ә кызлар табличкаларны кардан чистарттылар. Бу эшне тирән җаваплылык хисе белән башкарган балаларның эшенә карау күңелле булды.
2020 елның 19 гыйнварына
2020 елның 18 гыйнвар 18 сәгатьтән 19 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Юеш кар, яңгыр һәм суык рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез урыны белән.
Аерым районнарда бозлавык, төнлә һәм иртән томан.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә 0..4.
Көндез максималь һава температурасы -2..+1.
Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
Иске Вәрәш мәдәният йортында Хамид Мәдкаримов концерты узды.
Олы Чакмак мәдәният йортында ТАССРның 100 һәм Җиңунең 75 еллык юбилейлары уңаеннан "Җиңү көне җиңел бирелмәде" исемле күргәзмә оештырылды.
Мослим мәдәният йорты сәхнәсендә Әмәкәй авылында эшләп килүче “Якты йодыз” театр коллективы Ф.Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе” әсәрен куйды.