ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

       Бу көннәрдә район мәдәният йортында “Безнең әле алтын чак” дип исемләнгән районкүләм конкурс булып узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы умартачыларны укырга чакыра

22 гыйнвар көнне район мәдәният йорты агитбригадасы Михайловка һәм Тойгелде авыл җирлекләре тамашачылары каршында концерт программасы белән чыгыш ясады.

20 гыйнвар көнне Елгабаш авыл клубында "Тапкырларга табышмак" исемле викторина узды.

22 январь көнне музейның фәнни хезмәткәре тыл ветеранын Әнвәрә Салихҗан кызында кунакта булды.


22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 23 гыйнварына
2020 елның 22 гыйнварында 18 сәгатьтән 2020 елның 23 гыйнварында 18 сәгатькә кадәр

Аязучан болытлы һава.
Вакыты белән бераз кар.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.  
Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -4..-8, көндез максималь һава температурасы -2..5.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

Бүген Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында "Безнең әле алтын чак" фестиваленең сайлап алу туры узды.

Бүген сәламәтлек мөмкинлекләре чикле  балалар өчен булган Түбән Табын интернат-мәктәбе базасында мәктәп җитәкчеләре өчен "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле  балаларны социальләштерү буенча проблемалар һәм перспективалар" темасына эшлекле семинар узды.

Татарстан Президенты Указы нигезендә 2020 ел - ТАССР ның 100 еллыгын билгеләп үтү елы булып тора. Шул уңайдан үзәк китапхнә хезмәткәре Г.Тукай исемендәге урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен « Татарстан - гасырдан гасырга» дигән исем астында патриотик дәрес һәм китапларга күзәтү үткәрде. Очрашу барышында китапханәче презентация күрсәтте, китап һәм журналлардан мәкаләләр белән таныштырды.

 

Бүген, Мөслим “Миләшкәй” балалары бакчасының уртанчы төркеме балалары өчен “Мөслим туган як музее”нда экскурсия булып узды.Укучылар өчен төрле экспозицияләр күрсәтелде, борынгы бабаларыбызның яшәү рәвеше белән дә таныштылар.Экскурсия бик мавыктыргыч булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International