Октябрь мәдәният йортында "Ак калфак" оешма утырышы булып узды, планнар бн таныштык, калфак тегү серләрен өйрәндек.
Ташлыяр авыл мәдәният йортында гарәп графикасын өйрәнү буенча түгәрәк оештырылды. Түгәрәктә катнашучылар атнага ике тапкыр Гарәп телен өйрәнәләр.
Үзәк китапханәдә Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, прозаик, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Рәмзия Гайсә кызы Габделхакова белән “Тау артында кояш бар” исеме астында җылы һәм эчтәлекле очрашу үтте. Чарада якташ язучыларыбыз Ф.Садриев, М.Әхмәтҗанов, Р. Хәбибуллина,Үзәк китапханә директоры Мадьярова Айсылу Минневасиловна, алып баручы кызыбыз Кашапова Миләүшә Рәшит кызы, китапханәче-библиограф Софеева Рәзилә Дәүләтша кызы, актив ветераннарыбыз: Низамова Роза Нәгыймовна, Йосыпова Фирая Шәйхенуровна, Измайлова Әлфия Әхияровна, Мөслимебезнең Г.Тукай исемендәге урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары да катнашты. Килгән кунаклар Рәмзия ханымга аның әсәрләре буенча кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар. Кичә барышында автор үзенең яңа гына табадан төшкән “Канатсыз очыш” китабын тәкъдим итте. Рәмзия апа катнашучыларның күбесенә бүләкләр таратты. Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә кунагыбызга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Михайловка урта мәктәбендә "Укыту-тәрбия процессында гаилә һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге" темасына ата-аналар җыелышы узды.
20 нче январь көнне Яңа Карамалы авыл клубында район буенча "Ак калфак" җәмгыятенең чираттагы җыены узды.
Мөслимебез легендар шәхесләре белән дан тота. Узган атнада шундый райондашларыбызның берсе – балалар шагыйре, А.Алиш исемедәге дәүләт бүләге иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов сәнгать мәктәбенә очрашуга килде.
Мәктәбебездә белем алып, тормыш юлларын музыка белән бәйләгән укучыларыбыз бихисап. Бүгенге көндә Әлмәт музыка көллиятендә генә 10га якын укучыбыз белем ала.
16 гыйнвар көнне сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучысы Алеся Латыпова методик хәбәр укыды.
16 гыйнвар көнне сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучысы Алеся Латыпова методик хәбәр укыды.