Сәнгать мәктәбе яңалыклары: студентлар белән очрашу

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

       Мәктәбебездә белем алып, тормыш юлларын музыка белән бәйләгән укучыларыбыз бихисап. Бүгенге көндә Әлмәт музыка көллиятендә генә 10га якын укучыбыз белем ала. Узган атнада алар сәнгать мәктәбенә кунакка кайтып, нәни музыкантлар белән очрашты. Лаеклы ялдагы укытучыбыз Азия Заһидуллина сыйныфында белем алган Айнур Госманов, Мансур Закиров, Булат Әхмәтҗанов укучыларның сорауларына җавап бирделәр, һөнәри уку йортында белем алуның үзенчәлекләре белән уртаклаштылар. Шулай ук очрашу барышында без аларның оста уйнауларына сокланып утырдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International