«Тау артында кояш бар».

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Үзәк китапханәдә Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, прозаик, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Рәмзия Гайсә кызы Габделхакова белән “Тау артында кояш бар” исеме астында җылы һәм эчтәлекле очрашу үтте. Чарада якташ  язучыларыбыз Ф.Садриев, М.Әхмәтҗанов, Р. Хәбибуллина,Үзәк китапханә директоры Мадьярова Айсылу Минневасиловна, алып баручы кызыбыз Кашапова Миләүшә Рәшит кызы, китапханәче-библиограф Софеева Рәзилә Дәүләтша кызы, актив ветераннарыбыз: Низамова Роза Нәгыймовна, Йосыпова Фирая Шәйхенуровна, Измайлова Әлфия Әхияровна, Мөслимебезнең Г.Тукай исемендәге урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары да катнашты. Килгән кунаклар Рәмзия ханымга аның әсәрләре буенча кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар. Кичә барышында автор үзенең яңа гына табадан төшкән “Канатсыз очыш” китабын тәкъдим итте. Рәмзия апа катнашучыларның күбесенә бүләкләр таратты. Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә кунагыбызга  истәлекле бүләкләр тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International