ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

9 февраль конне универсаль спорт залында Мөслим районы оешмалары һәм предприятиеләре арасында, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган, ХХХ кышкы спартакиада кысаларында шахмат буенча ярышлар узды. Анда мәдәният бүлеге командасы беренче урынны яулады.

Тат Бүләр  авыл  мәдәният йортында “Созвездие-2020" район  яшьләр  фестиваленең  сайлап алу туры узды.

Мөслим лицееның 5 нче сыйныф укучылары Низамова Фатыйма, Әгълиева Зилә, 9 нчы сыйныф укучысы Хантимерова Камилә, 11 нче сыйныф укучысы Харисова Алсу; Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Газыймова Илүзә татар теленнән призлы урынга лаек булдылар. Укытучылары-Ч.Ситдикова, А.Латыйпова, Г.Гайнетдинова котлыйбыз һәм зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Шуганка авыл мәдәният йорты директоры сәламәтлек көне уздырды.

Мөслим районы оешмалары һәм предприятиеләре арасында XXX кышкы спартакиада кысаларында ярышлар дәвам итә.9 февраль, ял көнендә ярышлар көрәш, шашка һәм шахмат буенча узды.

Вәрәшбаш авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан авылыбызда яшәүче тыл ветераннарының өйләрендә булып кайттылар.

9 февраль көнне "Яшьлек" спорткомплексында Назаров Рәис Абдулович истәлегенә егетләр арасында хоккей ярышы үтте.

2020 елның 8 февралендә Мөслим муниципаль районында «Татарстан чаңгы юлы – 2020 " район спорт бәйрәме узды.

Метрәй авыл китапханәсе,авыл мәдәният йорты белән берлектә,8- 11 нче сыйныф укучылары өчен «ТАССРга - 100 ел!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. 

7 февральдә универсаль спорт залында Мөслим районы оешмалары һәм предприятиеләре арасында, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган, ХХХ кышкы спартакиада кысаларында, баскетбол буенча ярышлар узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International