2020 елның 8 февралендә Мөслим муниципаль районында «Татарстан чаңгы юлы – 2020 " район спорт бәйрәме узды. Чара «Кояшлы Ык " ял итү зонасындагы җиһазландырылган чаңгы трассасында узды. Ярышлар башланыр алдыннан барлык катнашучыларны Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин сәламләде һәм стартларда уңышлар теләде. Кояшлы һәм аяз һава торышы, төрле яшьтәге чаңгычыларга күтәренке кәеф бүләк итте. Биредә үк теләүчеләр ГТО нормаларын да тапшыра алдылар. Бәйрәм нәтиҗәләре буенча 8 номинациядә җиңүчеләр:
- Иң яшь катнашучы - Нигъмәтуллин Раяз (5 яшь);
- иң өлкән катнашучы - Хәбибуллин Рафис (75 яшь);
- иң актив җитәкче - Демидов Рафаэль Тимофеевич;
- иң актив оешма - район мәдәният йорты;
- иң актив гаилә - Юсуповлар гаиләсе;
- җиңүгә омтылыш өчен - Вафин Илмир;
- Мисс Лыжня - Шәрипова Мәсуфа;
-Мистер чаңгы - Кашапов Илназ
Җиңүчеләр истәлекле призлар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.