Информация сәгате.

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Метрәй авыл китапханәсе,авыл мәдәният йорты белән берлектә,8- 11 нче сыйныф укучылары өчен «ТАССРга - 100 ел!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Әлеге чараның максаты: укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, аларның Татарстанның тарихы һәм мәдәни традицияләре турындагы белемнәрен киңәйтү. ТАССРның оешуы - безнең республика дәүләтчелеге формалашу тарихында мөһим этап. Яшь республика бик катлаулы шартларда барлыкка килә. Укучыларга боларның барысы турында да бәян ителде. Шулай ук ТР Дәүләт символлары искә төшерелде. Аннан соң балаларга интеллектуаль уен  тәкъдим ителде. Балалар барлык биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм үз Республикалары турында шактый мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International