ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 12 февраленә
2020 елның 11 февралендә 18 сәгатьтән 12 февраль 18 сәгатькә кадәр

Аязучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил көньяктан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.  
Төнлә һаваның минималь температурасы -9..-13, көндез максималь һава температурасы -4..-8.
Юлларда бозлавык.

Сикия авыл клубында "Без наркомания турында нәрсә белергә тиеш?" дигән темага үзара әнгәмә узды.

Михайловка авыл мәдәният йортында " Татарстан бәхет тапкан җирем,җыр-биюле газиз Ватаным!” концырты  узды.

В Новокорамалинском СК прошел вечер здоровья "Сәламәт булыйм дисәң" с участием фельдшера деревни  Низамовой  Зульфии.


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Мөслим муниципаль район мәдәният бүлеге коллективы ХХХ кышкы спартакиадада актив катнаша."Татарстан чаңгы юлы-2020" район спорт бәйрәмендә коллектив "Иң актив оешма" номинациясенә лаек булды.

8 февраль көнне «Кояшлы Ык " яр буенда коймак фестивале узды, анда 6 команда катнашты :спорт мәктәбе, "Мизгел" яшьләр үзәге, Г.Тукай исемендәге мәктәп, Гимназия, аграр техникум, китапханә.

1.    Метеорологик фараз
Татарстанда һава торышы бозылу сәбәпле, "Буран" планы кертелгән, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
2020 елның 11 февраленә
2020 елның 10 февралендә 18 сәгатьтән 2020 елның 11 февралендә 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан-7-12, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.  
Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-10.
Көндез максималь һава температурасы -3..7.
Юлларда бозлавык.

9 февраль көнне универсаль спорт залында Мөслим районы оешмалары һәм предприятиеләре арасында, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган, ХХХ кышкы спартакиада кысаларында билбау көрәше узды. Анда мәдәният бүлеге командасы 3 урынга лаек булды.

9 февраль конне универсаль спорт залында Мөслим районы оешмалары һәм предприятиеләре арасында, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган, ХХХ кышкы спартакиада кысаларында шашка буенча ярышлар узды. Анда мәдәният бүлеге командасы икенче урынны яулады.

Үзәк балалар китапханәсендә «Расти с книгой малыш» проектының  эше дәвам итә шул уңайдан  МБДОҮ “Миләшкәй” балалар бакчасына йөрүче балалар кунакта булды. Балалар өчен яңа китап, журналлар дан торган китап күргәзмәсе күрсәтелде. Китапханәче балаларны «Формалар», «Хайваннар», «Саннар», «Төсләр» дигән махсус әзерләнгән дидактик материаллар белән таныштырды, шулай ук балалар табышмакларга җавап эзләделәр, өстәл уеннары уйнадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International