Үзәк балалар китапханәсендә «Расти с книгой малыш» проектының эше дәвам итә шул уңайдан МБДОҮ “Миләшкәй” балалар бакчасына йөрүче балалар кунакта булды. Балалар өчен яңа китап, журналлар дан торган китап күргәзмәсе күрсәтелде. Китапханәче балаларны «Формалар», «Хайваннар», «Саннар», «Төсләр» дигән махсус әзерләнгән дидактик материаллар белән таныштырды, шулай ук балалар табышмакларга җавап эзләделәр, өстәл уеннары уйнадылар.