ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Олы Чакмак авыл мәдәният йортында « Туган илем- Татарстан» дип исемләнгән музыкаль кичә узды.  

Михайловка  авыл  мәдәният йортында “Созвездие-2020" район  яшьләр  фестиваленең  сайлап алу туры узды.

Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйнфы укучысы Әхмәтгалиев Рәфәгать ТИН фәненнән үткәрелә торган Россиякүләм олимпиаданың регион турында җиңүче булды.


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Рус.Шуган авыл мәдәният йорты директоры, авыл җирлеге башлыгы һәм район башлыгы урынбасары Ринат Гыймадисламович,Лысенко Анна Максимовнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Аңа истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Михайловка авылы китапханәчесе Б.Л. Пастернакның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Жизнь в слове" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды, әңгәмә үткәрде.

Метрәй халык театры Шамиль Абдуллинга хәйрия ярдәме күрсәтү йөзеннән, Тугаш авылы тамашачысына, Рәдиф Сәгъдинең “Сынган беләзек” исемле мелодрамасын күрсәтте.

Баек авылында үткәрелгән "Лыжня Татарстана- 2020" дип исемләнгән чангы ярышында  мәдәният йорты коллективы да актив катнашты. 

Бәкәбез  авыл клубында яшьләр өчен "Зима - холода" дип исемләнгән дискотека булып узды.

Иске Карамалы авылында "Кышкы юллар" исеме астында чаңгы эстафетасы узды.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә «Сталинград сугышы» дип исемләнгән тематик чара үткәрде. Китапханәче Сталинград сугышында Бөек Җиңүне яулаган рус халкының батырлыгы турында, сугыш елларындагы кешеләр тормышы турында сөйләде. Өлкәннәргә журнал һәм газеталардан алынган  мәкаләләр  белән танышу, ачы сугыш елларын искә төшерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International