Мөслим лицееның 6 сыйныф укучылары "Таттелеком" оешмасының Мөслим район электр элемтәсе үзәгенә экскурсия оештырылды. Укучыларга "Таттелеком" компаниясе тарихы, элемтәче һөнәре турында сөйләделәр. Балалар җитештерү процессы һәм компания хезмәтләренең эше белән таныштылар. Шулай ук сату һәм клиентларга хезмәт күрсәтү офисында булдылар.