Татарстан Президенты Указы нигезендә 2020 ел - ТАССР ның 100 еллыгын билгеләп үтү елы дип игълан ителде. Әлеге датага әзерлек уңаеннан, үзәк китапханә хезмәткәре Г.Тукай исемендәге урта мәктәпнең 8 сыйныф укучылары өчен “Татарстанның бер гасырлык юбилее ” дигән исем астында патриотик сәгатьүткәрде, “Татарстанның 100 еллыгын каршылап” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Очрашу барышында китапханәче презентация күрсәтте, китап һәм журналлардан мәкаләләр белән таныштырды.