Мөслим сәнгать мәктәбе “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасының 1нче битендә

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбе массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә эшли. Һәрдаим үзебездә булган яңалыклар белән “Инстаграм”, “ВКонтекте” социаль челтәрләрендә, ТР Муниципаль берәмлекләр порталында таныштырып барабыз. Мәктәбебездә узган капиталь ремонт барышын агымдагы атнада җирле телевидение дә төшереп китте. Мөслим телевидениесе корреспондентлары өчен һәр бүлек эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде, капиталь ремонт нәтиҗәсендә булган үзгәрешләр күрсәтелде. Мәктәбебезнең яңарган йөзе турында язма “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасының 1нче битендә укый һәм Мөслим телевидениесе чыгарылышларында карый аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International