“Китап корты”

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Яңа Усы төп белем гомуми белем бирү мәктәбендә «2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы»на старт бирелде. “Китап корты” проекты кысаларында М.Маликованың “Арыш тәме” романы буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде. Әлеге чарада Мөслим мәгариф бүлеге методисты Н.Ә.Шәймәрданова, район мәктәпләренең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп укучылары, укытучылар коллективы, авыл китапханәсе һәм  мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Китап укучылар конференциясенең максаты: М.Маликова иҗаты белән якыннан танышу; “Арыш тәме” романына карата кызыксыну уяту; укучыларда китап укуга мәхәббәт тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International