Мөслим лицеенда “2021 нче ел-Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”на старт бирелде. Туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы Ч.И. Ситдыйкова “2021 нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”на багышланган презентация һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов указы белән таныштырды. “Телебез-рухи яктан берләштерүче зур көч. Туган тел-үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын да эшләячәкбез” дигән Президент сүзләренә аеруча басым ясап сөйләде. Башлангыч сыйныф укучылары туган тел турында шигырьләр укыдылар. 5а, 5б сыйныфы укучылары тарафыннан “Тылсымлы чүлмәк” әкияте сәхнәләштереп күрсәтелде ( җитәкчеләре Э.Д.Ситдыйкова,Ч.И.Ситдыйкова). Чара “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.