"Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Балкыш" район балалар думасы активистларының утырышы узды

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

"Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Балкыш" район балалар думасы активистларының утырышы узды. Дума вәкилләре волонтерлык, спорт, мәдәният, экология, массакүлэм мәгълүмат чаралары юнәлешендә булган проект эшләре белән таныштылар. Район балалар Думасы президенты итеп лицеебызның 10а сыйныфы укучысы Габдрахманова Аиша сайланды. Котлыйбыз һәм алда унышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International