Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан “Исемем яңгырар жыр булып” дигән кичә

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан Үзәк балалар китапханәсендә Г. Тукай исемендәге мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары өчен «Исемем яңгырар җыр булып» дигән портрет кичәсе үткәрелде.  Китапханәче Кашапова З.М. сөйләвеннән балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, аның балачагы, Бөек Ватан сугышында катнашуы, әсирлектә антифашистлык эшчәнлеге алып барганнары турында тулырак белделәр. «Моабит дәфтәре» тарихына да җентекләп тукталдылар. Чара барышында «Маобит дәфтәре»ннән шигырьләр укылды. Кичә Сугыш чорында катнашучы әби-бабайлар турында җанлы әңгәмә белән тәмамланды. Һәр бала кыскача үзенең гаилә тарихын сөйләде. Шулай ук балалар өчен бу темага китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International