Әфганстан республикасы гаскәрләрен чыгару көне

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Бүген 15 нче февраль көнне  районның сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында Әфганстан территориясеннән чикләнгән Совет гаскәрләре контингентын чыгаруга 32 ел тулу көненә багышланган митинг үткәрелде. Чараны Мөслим муниципаль районы урын басары Азат Мөҗәһит Әхмәтҗанов ачты, бар дөньга тынычлык теләде.  Митингта сөйләнгән һәр сүзләр дә митингка җыелган Мөслим халкының, оешма-предприятияләре вәкилләренең, мәктәп һәм һөнәри училище укучыларының күңелләрен дулкынларды.

Митинг тәмамлангач район башкарма комитеты вәкилләре Әфган сугышы ветераннары белән берлектә хәрби хезмәтләрен үтәгәндә һәлак булган райондашлар билгесез солдат һәйкәленә чәчәк салырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International