Шуганка авылы китапханәчесе кычкырып уку көненә багышлап башлангыч сыйныф укучыларына Ф.Садриевның Аппакай исемле китабыннан берничә әкият укыды. Укучылар игътибар белән тыңладылар, соңыннан әкиятләргә кыскача анализ ясадык.
Баланны китапханәсендә Шәмсия Җиһангированың 70 яшенә багышлап «Шигырь ул — күңел коръәне» дип исемләнгән музыкаль әдәби кичә үтте.
Рус.Шуган авыл мәдәният йортында 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты булып узды.
28 февраль -татар язучысы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирвага 70 яшь. «Якты сагыш» дип исемләнгән китап күргәзмә ясалды, тормышы һәм иҗаты белән таныштырылды, шигырьләрен укыдык. Шагыйрәнең беренче китаплары ук укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. Композиторлар аның шигырьләренә бик матур җырлар яздылар. Шигырьләре шагыйрәнең күңелендәге хис – тойгыланы ачып бирә. Тормыш юлын, иҗатын, эшчәнлеген татар әдәбиятен, мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә багышланган шәхес буларак, ул – күпләргә үрнәк.
Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы
Елгабаш авыл клубында укучы балалар арасында "Табышмаклар кичәсе" үтте. Кичә ахырында иң тапкыр укучы ачыкланды.
Проектның төп оештыручысы – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов
Үзәк китапханә базасында "Мөслим туган якны өйрәнү музее" хезмәткәрләре белән берлектә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында чара үтте.