“Сандугач сайрар илем” регионара фестиваленең “Халык уен кораллары” номинациясе буенча конкурс узды

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе
Әлмәт шәһәренең балалар лагерендә “Сандугач сайрар илем” регионара фестиваленең “Халык уен кораллары” номинациясе буенча конкурс узды. Анда республиканың төрле шәһәр-районнарыннан иң сәләтле укучылар җыелды. Әйтергә кирәк, әлеге конкурс “Татнефть” хәйрия фондының “Рухият” программасы тарафыннан оештырыла. Биредә чыгыш ясаган балалар көн дәвамында лагерь базасында ял итә, җиңүчеләр акчалата премияләр ала. Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары да әлеге фестивальдә катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. “Веселые ребята” балалайкачылар ансамбле бәйгенең 2 дәрәҗә лауреаты исемен алды. Җитәкчеләре Дилбәр Салихҗанова, концертмейстер Алеся Латыпова. Шулай ук әлеге ансамбльгә 10 мең сумлык сертификат та тапшырылды. Әлеге акчалата премия ансамбльнең үсешен тәэмин итү өчен тотылачак. Солистлар арасында Руслан Ращупкин (җитәкчесе Рәйсә Харисова, концертмейстер Филюзә Шәрипова) һәм Камил Миннегалиев (җитәкчесе Дилбәр Салихҗанова, концертмейстер Алеся Латыпова) 3нче дәрәҗә лауреат исемен алдылар. Шулай ук дипломант исемен яулаган укучыларыбыз да шактый. Розанна Зиганшина, Максим Игнатьев (җитәкчеләре Рәйсә Харисова), Рушат Дәүләтшин (җитәкчеләре Дилбәр Салихҗанова) диплом белән бүләкләнделәр. Лауреат исемен яулаган балалар, хәбәр иткәнебезчә, акчалата премиягә ия булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International