Кичә, 3 март көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә танылган татар композиторы Нәҗип Гаяз улы Җиһановның 110-еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Биредә композиторның тормыш юлы, аның иҗаты, ирешелгән уңышлары турында мәгълүмат тыңланды, видеоязма каралды. Гомумән, Нәҗип Җиһанов татар милләте өчен үзеннән соң бай мирас калдырган шәхес. Хәтта Казан дәүләт консерваториясе бүген аның исемен йөртә. Сәнгать мәктәбе балалары өчен аның шактый әсәрләре бар. Татар операсын һәм балетын да нәкъ менә Нәҗип Гаяз улы илкүләм таныта алган. Әлеге мәгълүмат белән танышканнан соң балаларда әлеге композиторның иҗатына карата мәхәббәт тагын да артты. Хактан да, фортепиано бүлегендә белем алучы балаларның күбесе бүген Нәҗип Җиһанов әсәрләрен яратып башкара. Сәнгать мәктәбенең 1нче катында урнашкан стендта да юбиляр-композитор турында мәгълүмат урын алган. Теория фәннәрк укытучысы Алеся Латыпова оештырган очрашу ахырында балалар әлеге стенд белән якыннан танышып, истәлеккә фотога да төште.