Татар телен саклау һәм үстерү мәсьләләре комиссиясе Татарстан Республикасы муниципаль районнарында фольклор һәм татар классик шагыйрьләренең әсәрләре аша татар телен пропагандалау максаты белән 2021 ел дәвамында «Җырлы-моңлы шигърият» дип аталган бушлай концертлар циклы үткәрергә тәкъдим итә. Проектның төп оештыручысы – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов.