9 март көнне театр, вокал һәм бию сәнгате бүлеге укучылары һәм укытучылары "Татар әдәбиятында һәм сәнгатьтә мөслимлеләр" музеенда булдылар

2021 елның 9 марты, сишәмбе
9 март көнне театр, вокал һәм бию сәнгате бүлеге укучылары һәм укытучылары Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортының 3 нче катында урнашкан "Татар әдәбиятында һәм сәнгатьтә мөслимлеләр" музеенда булдылар. Әлеге чара Туган тел һәм Халык бердәмлеге елына багышланды. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен экскурсияне Мөслим туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Тимкин Равил Илдар улы үткәрде. Татарстан Республикасында яшәүче барлык милләт вәкилләренең: рус, чуваш, удмурт, мордвалар, мари һәм башка халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү өчен без ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Балалар безнең тату илдебездә яшәүче халыкларның милли костюмнарын бик мавыктыргыч итеп бизәделәр. Чара ахырында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Туган тел» җыры яңгырады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International