Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, беренче кечкенәләр төркемендә 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм узды. Нәни тәрбияләнүчеләр тәрбияче белән бергә җырлар башкардылар, биеделәр. Бәйрәм кунаклары, зурлар төркеме балалары балаларга күңелле уеннар үткәрүдә ярдәм иттеләр. Соңыннан барлык балаларга да татлы сюрпризлар тапшырылды. Бәйрәм барысына да бик күп шатлык һәм күңелле тәэсирләр тудырды.